16+

25 яшькә кадәр беренче бала тапкан хатын-кызларга 200 мең сум түләргә тәкъдим ителә

ЛДПР депутатлары 25 яшькә кадәр бала тапкан хатын-кызларга түләүләрне күздә тоткан канун проектын эшләде.

ЛДПР депутатлары 25 яшькә кадәр бала тапкан хатын-кызларга түләүләрне күздә тоткан канун проектын эшләде.

Тәкъдим буенча, түләүләр суммасы 200 мең сум тәшкил итәчәк. Бу мәгълүматны «Известия» басмасы хәбәр итә.

Проект инициаторлары Россиядә беренче бала тапкан хатын-кызларның уртача яше 30 яшь дип күрсәтә. Әмма статистика күрсәткәнчә, Россиядә хатын-кызларның 40 проценты матди иминлек һәм торак шартлары начар булуы аркасында бала табарга теләми.

Реклама

Шуңа күрә депутатлар 25 яшькә кадәр бала тапкан хатын-кызларга 200 мең сум акча түләргә тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading