9 катлы йорт биеклегендәге агач башына менгән егетне хастаханәгә илткәннәр
9 катлы йорт биеклегендәге агачка менгән һәм кире төшүдән баш тарткан егетне Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
9 катлы йорт биеклегендәге агачка менгән һәм кире төшүдән баш тарткан егетне Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.
11 сәгать буе үгетләүләрдән соң, агач башына менгән егет кире төшәргә ризалаша. "Юлның" яртысын узгач, түбәнгә сикереп төшкән ул. Хәзер аны медицина учреждениесендә табиблар карый.
Исегезгә төшерәбез, төнге сәгать бердә Әмирхан урамындагы ишегалдында гадәттән тыш вакыйга килеп чыга. Бер егет тугыз катлы йорт биеклегендәге агачка үрмәләп менгән һәм кире төшүдән баш тарткан.
Коткаручылар, табиблар һәм чакыру урынына килгән янгын сүндерүчеләр 11 сәгатьтән артык аны җиргә төшәргә үгетлиләр. Ләкин үз теләге белән агачтан төшүдән баш тарта егет, ә көч куллану бу очракта шактый куркыныч булып чыга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Россиядә балалар уенчыклары турында ГОСТ үз көченә керәчәк
-
#Җәмгыять
Татарның аш-сулары да кунаклар дәшә
-
#Язмалар
“Мондый зур балык тотканым юк иде”: көрәшче егет 70 килолы җәен тоткан
-
#Кыскача яңалыклар
Казан үзәгендәге төзелеш мәйданчыгында борынгы кеше сөякләре табылган
-
#Авыл
Аларны уып иснәп, хәтта кабып та карый
Комментарийлар