Шәһри Казан

Казанда коткаручылар агачка менгән егетне кире төшәргә үгетли

"Югарыга үрмәләргә" яраткан яшь кеше белән сөйләшүләр инде 11 сәгатьтән артык дәвам итә.

Кичә төнлә коткаручылар, янгын сүндерүчеләр һәм табиблар чакыру буенча Казандагы Әмирхан урамы, 38 нче йорт ишегалдына килеп җиттеләр. Биредә агач башына бер егет менеп кунаклаган икән.

Реклама

Инде 11 сәгатьтән артык коткаручылар егетне аска төшәргә үгетли. Ләкин, ул ни сәбәпледер агачтан җиргә төшәргә теләми. Егетне шулай югары менәргә нәрсә мәҗбүр итүе дә  билгесез. Коткаручылар аны көч белән төшерә алмый. Мондый катлаулы хәлдә бу гамәл артык куркыныч.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: