16+

Абау! Студентлар өчен сөенеч: стипендияләр арта!

Владимир Путин студентларга президент стипендиясе артуы турында игълан итте. Хәзер ул 30 мең сум тәшкил итәчәк. Хөкүмәт стипендияләре дә арта - 20 мең сумга кадәр үсәчәк.

Владимир Путин студентларга президент стипендиясе артуы турында игълан итте. Хәзер ул 30 мең сум тәшкил итәчәк. Хөкүмәт стипендияләре дә арта - 20 мең сумга кадәр үсәчәк.

Әлеге максатларга бюджеттан өстәмә рәвештә ел саен 2,3 млрд сумнан артык акча бүленәчәк. Бу хакта Хөкүмәт рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге карарлар укуда һәм фәндә зур казанышлар күрсәткән барлык юнәлешләр һәм белгечлекләр студентларына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, димәк, илнең технологик суверенитетына ирешү өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләүне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт үз киләчәген инвестицияли, моны Россия икътисадының алга таба үсеше нигезе дип саный Дмитрий Чернышенко.

Тиз арада республика хәбәрләре белән танышу өчен, республика яңалыкларын иң беренчеләрдән булып белү өчен сезнең барыгызны да “ШК”ның  телеграмм каналында көтеп калабыз. Сылтама: https://t.me/shahrikazan

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading