Абау! Ун яшьлек кыз теш дәвалаганда үлгән
Тольяттида шәхси стоматология клиникасында ун яшьлек кыз бала вафат булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Тольяттида шәхси стоматология клиникасында ун яшьлек кыз бала вафат булган.
Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Тикшерү версиясе буенча, 8 августта Тольяттидагы шәхси клиникаларның берсендә ун яшьлек кызның тешендәге кариесны дәвалыйлар. Моның өчен ингаляцияле анестезия аппаратын кулланалар.
Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, наркоз бирүне туктатканнан соң, баланың йөрәк ритмы бозылуы ачыклана. Реанимация чаралары нәтиҗә бирми, бала вафат була.
Тольятти районара үзәк тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Экспертизалар билгеләнгән.
Икенче сыйныфта укучы Аня (исеме үзгәртелә) әтисе белән Казахстаннан Тольяттига туганнарына кунакка килә. Мәктәптә укулар беткәч, алар әтисе белән җәйге ялны биредә уздырмакчы була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.
Кызганычка каршы, Аняның теше сызлый башлый. Кыз стоматологлардан бик курка. Шуңа күрә туганнары шәхси клиника таба. Яшь, матур табиблар, яхшы сервис — бар да идеаль кебек тоела.
8 августта кичке дүрттә Аняны теш табибы кабинетына алып кереп китәләр. Башта бар да тыныч була. Бераздан табиблар йөгерешә башлый, озак та үтми бала үлә. Аняның мәетен экспертизага биргәннәр. Стоматология клиникасында әлеге вакыйга турында сөйләүдән баш тарттылар, диелә хәбәрдә.
Чыганак: "Интертат"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар