1 декабрьдән Россиядә шоколадларга бәя 16,3 процентка артачак.
Бу хакта Россиядәге иң эре «Объединённые кондитеры» холдингы хатында әйтелә. Бәяләр арту сәбәбе буларак оешма түбәндәгеләрне атый: рубльнең көчсезләнүе нәтиҗәсендә чимал һәм материаллар бәясенең артуы; хезмәт хакларының 20 дән 40 процентка кадәр артуы, бу исә хезмәт базарында кадрлар кытлыгы һәм тупланган инфляция белән бәйле; логистик чыгымнарның 10 процентка кыйммәтләнүе һәм төп ставканы арттыру аркасында кредитлар буенча процент ставкалары үсеше.
Комментарийлар