Атна ахырында һава торышы нинди булыр?
Татарстанда һәм аның башкаласында температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы урнашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанда һәм аның башкаласында температура нормадан 3-4 градуска түбәнрәк булган салкын һава торышы урнашты.
Атна ахырына кадәр һава торышы сизелерлек үзгәрмәячәк, республика халкын салкын һәм яңгырлар көтә.
Бүген Казанда аязучан болытлы, урыны белән яңгыр явачак. Һава температурасы +10 тән +14 градуска кадәр булачак, җил көнбатыш, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.
Иртәгә, 7 сентябрьдә, шәһәрдә шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә, яңгыр явуы ихтимал. Көндез һава +14 градуска кадәр җылыначак.
Гомумән алганда, Татарстан буенча 7-8 сентябрьдә төнге сәгатьләрдә +2 дән +8 градуска кадәр көтелә. Көндез һава +14 градус тәшкил итәчәк. Температура нормадан 6-7 градус түбән булачак.
9 һәм 10 сентябрьдә көннәрендә дә республикада салкын һәм яңгырлы һава торышы сакланачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Чыганак - "Татар-информ"
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар