Балык тотарга киткән хатын-кыз югалган
Чаллыда бер хатын-кыз дачага барган җиреннән серле рәвештә юкка чыккан. Аны эзләүләр кичтән алып барыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Чаллыда бер хатын-кыз дачага барган җиреннән серле рәвештә юкка чыккан. Аны эзләүләр кичтән алып барыла.
«Челнинские известия» ачыклаганча, 19 сентябрьдә, 21 сәгатьтә, "Гидромонтажник" дача җәмгыятеннән "112" ашыгыч ярдәм чакыру телефоны буенча шомлы шалтырату кергән.
Бер хатын-кыз тиешле урынга килергә һәм дача йорты ишеген ачарга ярдәм итүләрен сораган, аның сүзләренчә, биредә аның күршесе ярдәмгә мохтаҗ.
Тиз арада килеп җиткән коткаручылар хуҗа хатынның өйдә юклыгын, аның кәрәзле телефонының да беркайда да табылмавын ачыклаган.
Бакча күршеләре белән сөйләшүдә ачыкланганча, кармаклар тоткан хатынны елга буенда күргәннәр. Әмма бакчачылык ширкәте территориясен карап чыгу бернинди нәтиҗә бирмәгән, Мәләкәс елгасы яры буйлап эзләнү эшләре иртәнге алтыга кадәр алып барылган, әлегә нәтиҗәләр юк. Югалган хатын-кызны эзләү дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар