16+

Державин премиясе кемгә эләкте?

Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлегенә кергән шагыйрьләр үз шигырьләрен дә укыдылар.

Державин премиясе кемгә эләкте?

Бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлегенә кергән шагыйрьләр үз шигырьләрен дә укыдылар.

14 июльдә Казанда олуг шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинның тууына 278 ел тулу уңаеннан һәйкәленә чәчәкләр китереп, аны искә алу чарасы булды. Соңрак, шушы хөрмәттән, Лаешта бәйрәм чаралары үткәрелде. Төп чара бөек шәхеснең һәйкәле янында оештырылды.
Г.Державинны искә алып, чәчәкләр салырга, халыкны бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Лаеш муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да килгән иде.
Шагыйрьнең туган көнендә төрле телләрдә шигырьләре яңгырады, әсәрләре буенча җырлар һәм биюләр башкарылды. Г.Р.Державин исемендәге республика премиясе быел “Повелительницы Казани” триологиясе өчен язучы Ольга Ивановага тапшырылды.
Бәйрәмдә Татарстан язучылар берлегенә кергән шагыйрьләр үз шигырьләрен дә укыдылар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading