Бу ялда – 28 июль көнне Халыкарара гепатитка каршы көрәш көне билгеләп үттеләр.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының инфекцияләр буенча баш белгече Елена Малинникова әйтүенчә, халыкка янаган өч куркыныч инфекцияләрнең берсе - гепатит икән. Кызганыч,гепатитның төрле формасы ел саен илдә 4 милионнан артык кешегә йога.
Гепатит вирусының бернич төре була. А, Е гепатитлары эчәк инфекциясе булып санала, гадәттә, пычрак куллар аша йога, В, С, Д вируслы гепатит кан аша күчә.
Кешеләрдә иң еш очрый торганы, мөгаен А гепатиты. Аның билгеләре салкын тигәндәге кебек,ди табиблар. Ягънитемпература күтәрелә, томау төшә. Эч авыртырга мөмкин.
С гепатиты исә бавыр авыруларына китерергә мөмкин. Балаларга а,вгепатитына каршы привика ясатырга була. В гепатитына каршы вакцина кадату 1997 елдан бирле Мәҗбүри прививкалар исемлегенә кертелгән.
Гепатит турында өч факт:
- С гепатитыт авырлы үхатын-кыздан карындагы баласына күчәргә мөмкин.
- Гепатит виручы кайнатып та бетми. Шуңада кеше кулланган шприцларны, энәләрне кабат файдаланырга ярамый.
- ВИЧка карганада, В гкепатиты 100 тапкыр йогышлырак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар