16+

Помидор, борыч, бакалажанны теплицага кайчан утыртырга?

Бакча сезоны башланды дияргә була. Тиздән теплицаларга беренче үсентеләр дә чыгарып утыртылачак.

Помидор, борыч, бакалажанны теплицага кайчан утыртырга?

Бакча сезоны башланды дияргә була. Тиздән теплицаларга беренче үсентеләр дә чыгарып утыртылачак.

Әмма аңа кадәр әле теплицаның үзен һәм туфракны әзерлисе була. Бу хакта безгә «Россельхозцентр» учреждениесенең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова искәртә. 

Теплицаны ничек әзерләргә?
Теплицаларны әзерләү беренче җылы көннәр җитү белән, һава температурасы тотрыклы рәвештә 10 градустан артып киткәндә башлана. Гадәттә бу март ахыры-апрель башында була. Шуны истә тоту мөһим, һәр культураның үз үзенчәлекләре бар һәм утырту сроклары төбәкнең климат шартларына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.

Иң беренче чиратта теплицаларны җыештырып чыгарга кирәк. Узган елгы үсемлекләр калдыкларыннан арындыру, шулай ук барлык өслекләрне дезинфекцияләү мөһим. Моның өчен бакыр купоросы эремәсен яки махсус дезинфекцияләү чараларын кулланырга мөмкин. Бу авыруларның һәм корткычларның таралуын булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

Җыештырганнан соң, теплица конструкциясенең торышын: пыяласы ватылмаганмы, пленкалары ертылмаганмы, ишекләрнең һәм тәрәзәләрнең герметиклыгы канәгатьләндерерлекме икәнен тикшерегез. 

Грунт әзерләү 
Шуннан соң грунтны әзерли башларга мөмкин. Моның өчен җирнең өске катламын тулысынча алырга (якынча 10-15 см) һәм аны яңа грунт белән алмаштырырга кирәк. Иң яхшысы бакча җире, черемә һәм торф катнашмасын 2:1:1 нисбәтендә куллану яхшырак. Әзер грунтны ныклап теплицаның бөтен мәйданына тигез итеп түшәп чыгыгыз. Әгәр дә грунтны алмаштырырга мөмкинлек юк икән, туфракны махсус препаратлар белән эшкәртү зарур. 

Кайчан һәм нинди үсентеләр утыртырга? 
Төрле культуралар төрле шартлар таләп итә. Мәсәлән, помидор һәм борычларны җылырак туфракка утырту яхшырак, ә кыярлар температурага карата азрак таләпчәнрәк булырга мөмкин. 

Үсентеләрне утыртуның оптималь вакыты – туфрак температурасы +10-+15 градуска җиткәч. Татарстан өчен бу чор апрель ахырына-май башына туры килә. Шул ук вакытта, салкыннарга китмәсен өчен, һава торышы белән алдан танышып торыгыз. Теплицалар өчен еш кына помидор, кыяр, борыч, баклажан, яшел тәмләткечләр кебек культураларны сайлыйлар.

Теплицага үсентеләрне, кояш нурларыннан яфраклары пешмәсен өчен, болытлы көнне яисә кич белән утыртырга кирәк. Яшелчәләрнең төренә бәйле рәвештә, утыртуның билгеле бер схемасы бар. Мәсәлән, помидор үсентеләрен 15-20 см тирәнлектәге чокырчыкларга бер-берсеннән 40-60 см ераклыкта, ә кыяр үсентесен – 10-15 см тирәнлеккә, араларын 30-40 см ераклыкта утырталар.

Үсентене утыртканнан соң, аларга җылы су сибәргә кирәк. Суны тамыр системасы зарарланмасын өчен, сак кына сибегез. 

Теплица туфрагы өчен ашламалар 
Ашлама керткәндә конкрет культураларның ихтыяҗларын исәпкә алу сорала. Гадәттә туфракка азот, фосфор һәм калий булган комплекслы минераль ашламалар кертелә. Шулай ук тирес яки компост кебек органик ашламалар да кулланырга мөмкин. 

Яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен, үсентеләрне тукландыруны үсеш процессында башкарырга тәкъдим ителә. Бу үсемлекләрне барлык кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итәргә һәм аларның стресс шартларына тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Помидор. Үсентене җылытыла торган поликарбонат теплицада апрель урталарында утырталар. Җылытылмый торган шундй ук телицага – май башында. Пленкалы теплицага – май уртасында. 

Кыяр. Кыярны үстерү өчен календарь көннәренә түгел, ә туфрак һәм һава температурасына карарга кирәк. Туфракта температура – +15 градус, ә һава – төнлә 10 градус җылыдан да түбән булмасын. 

Борыч җылы ярата торган культура, шуңа күрә утырту өчен иң яхшы вакыт – кыраулар ихтималы булмаган чор: май уртасы-июнь башы. 
Баклажан. Һаваның оптималь температурасы – +20-35 градус, туфракта – 15 градустан да ким булмау. Татарстан өчен бу – май ахыры-июнь башы. 

Дилбәр Гарифуллина әзерләде
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading