16+

“Казаннан 100 чакрымны су ерып кайттык”

Карелия үсмер кызның күңеленә уелып калган.

“Казаннан 100 чакрымны су ерып кайттык”

Карелия үсмер кызның күңеленә уелып калган.

Бөек Ватан сугышыннан 1945 елда җиңү хәбәре белән Балык Бистәсе районындагы Түбән Тегермәнлек авылына кайтып төшкән солдат Әлмөхәммәт Хуҗин хатыны Шәмселбанатны өнсез калдыра.

– Сыерны тапшырабыз, бозауны суябыз. Карелиягә 2 елга эшкә китәбез, – ди ул.
Шул көннәрне җан тетрәнүләре белән искә ала Нурбанат Зыятдинова (кыз фамилиясе Хуҗина).

– Әни: ”Сугыш елларында ач үлемнән саклап калган сыерыбыз бит ул!” – дип, сыерны кочаклап озак елады. Әти белән әни Карелиядә сугыштан соңгы җимерекләрне торгызуда катнашты. Миңа ул вакытта 15 яшь иде, аш-су әзерләүчеләргә булыштым. Сугышта сәламәтлеге какшаган әти Карелиядә вафат булды. Ике ел эшләгәннән соң туган авылга кайтырга чыктык. Ленинград вокзалында халык ташкын кебек күп, әни имчәк баласын һәм әйберләр күтәреп, вагонга кереп китте. Мин һәм авылдаш кечкенә кызчык әйберләр саклап, тышта утырып торабыз. Шул мәлдә поезд кузгалды да китте. “Әни китте!” – дип, вокзалны яңгыратып елашабыз.

Безнең янга беренче булып бер солдат килде, аннан соң милиционерлар һәм халык җыелышты. Теге солдатның Казанга кайтып барышы икән. Милиционерлар телефоннан Мәскәү вокзалына хәбәр биргән, безне чираттагы поездга утыртып җибәрделәр. Мәскәү вокзалында әни белән елаша-елаша очраштык. Ленинградтан озатып җибәргән милиционерларга һәм безне күз-колак булып алып кайткан теге солдатка мең рәхмәт! Казаннан Арча һәм Теләче аша туган авылыбыз Түбән Тегермәнлеккә 100 чакрымны җәяү кайттык. Кар эреп, язгы ташулар башланган вакыт иде, авылларда төн куна-куна кайттык. Түбән Тегермәнлектәге өйдә мич җимерелгән булган, ир-атлар җыелышып, мич чыгарып бирде, авыл халкы азык-төлек, утыртырга бәрәңге китерде. Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы елларда халык алны-ялны белмичә эшләде, бер-берсенә ярдәм итте, – ди Нурбанат апа.

Балтач (Юлсубино) авылына килен булып төшә ул. Нурбанат белән Габдуллаҗан Зыятдиновлар 6 бала тәрбияләп үстерәләр, колхоз эшендә дә сынатмыйлар. Бүген Нурбанат апа улы Фәнис белән килене Эльмираның кадер-хөрмәтендә яшәп, 95 яшен тутырды. Балтач авылында тыл ветераннары инде 4 кенә бөртек, алар: Нурбанат Зыятдинова, Габделхәмит Фәрзетдинов, Нурлыбанат Мостафина һәм 99 яшьлек Мәсрүрә Сөниева. 

90 яшь тулудан башлап, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлау хаты тапшырыла. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова һәм Балтач авыл җирле үзидарәсе рәисе Нияз Гарипов 95 яшен тутырган Нурбанат Зыятдинованы туган көне белән котладылар. Россия Президенты котлавын һәм бүләкләр тапшырдылар, сугышчыларның һәм тыл хезмәтчәннәренең яшь буыннарга һәрвакыт үрнәк булып торачакларын әйттеләр. Татарстан Рәисе

Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә, Татарстанда 2026 ел –  Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы. Бу – ил азатлыгы өчен көрәшкән, тылда эшләгән һәм Җиңү яулаган ватандашларыбызга олы рәхмәт билгесе.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading