Ике бала ут эчендә янып үлгән
Узган төндә Башкортстанның Мишкә районында җанөшеткеч фаҗига килеп чыга: Лепешкино авылында йорт янып, күп балалы гаиләнең ике сабые ут эчендә кала.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Узган төндә Башкортстанның Мишкә районында җанөшеткеч фаҗига килеп чыга: Лепешкино авылында йорт янып, күп балалы гаиләнең ике сабые ут эчендә кала.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, иртәнге сәгать икеләр тирәсендә шәхси йортка ут каба. Бу вакытта, әни кеше дә, өч баласы да йоклый торган була.
Тавышка уянып, әниләре 7 айлык баласын алып урамга йөгереп чыга. Бу вакытта өй эче төтенгә тулган була, җиһазлар яна ук башлый. Яңадан өй эченә керү мөмкин булмый. Ә өйдә тагын ике бала – 3 һәм 4 яшьлек кызлар кала, аларны коткара алмыйлар.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә йорт тулысынча ут эчендә була. Янгынны сүндергән вакытта балаларның гәүдәләрен табалар.
Әлеге вакытта фаҗига урынында тикшерү бара. Балаларын югалткан әни белән психологлар эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар
2
0
0
Йөрәк елый. Чирләп беттем инде кеше җәлләп
0
0
0
0
иии ходаееем нишлисен сиииин.
0
0