16+

Имтиханнар вакыты үзгәрәме?

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын быел төп чорда 16099 укучы тапшырачак. 15897 кеше БДИ сайлаган, ә дәүләт чыгарылыш имтиханын 202 бала бирәчәк.

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханын быел төп чорда 16099 укучы тапшырачак. 15897 кеше БДИ сайлаган, ә дәүләт чыгарылыш имтиханын 202 бала бирәчәк.

БДИның төп чоры расписаниесе расланган. Имтиханнар вакыты үзгәрми. 

26 май – география, әдәбият, химия;
29 май – рус теле;
1 июнь – математика (база, профиль);
5 июнь – тарих, физика;
8 июнь – җәмгыять белеме;
13 июнь – чит тел язма өлеш, биология;
16 һәм 17 июнь – чит тел (телдән тапшыру өлеше);
19 һәм 20 июньдә информатика һәм мәгълүмати коммуникацион технологияләр (ИКТ).

22 июньнән 1 июльгә кадәр резерв срокларда имтиханнарга узган елгы чыгарылыш укучылары тапшыра ала. Шулай ук ике мәҗбүри фәннең берсе буенча канәгатьләнерлек нәтиҗә алмаган яки документаль рәвештә расланган җитди сәбәпләр аркасында имтиханны калдырган быелгы чыгарылыш укучылары да кертелә.

Ел саен БДИ тапшыруның төп чорының соңгы көне «бердәм резерв көне» булып тора. 1 июльдә теләсә кайсы фән буенча имтихан тапшырырга мөмкин.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading