«Җиңү яулау өчен гаилә кыйммәтләрен үз әсәрең аша күрсәтә белү кирәк»
Татарстанның атаклы әтиләре гаилә кыйммәтләрен популярлаштыручыларга махсус премия тапшыра башлаячак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстанның атаклы әтиләре гаилә кыйммәтләрен популярлаштыручыларга махсус премия тапшыра башлаячак.
“Әтиләр тануы” (“Отцовское признание”) премиясенә гаризалар кабул итү август башында башлана һәм ике ай дәвам итәчәк. Октябрь аенда беренче җиңүчеләр билгеле булачак. Бу “Әтиләр берлеге” оешмасының Гаилә елы уңаеннан булдырылган масштаблы проекты.
Премия бала тәрбияләүдә үзен үрнәк итеп күрсәткән әтиләргә бирелә торган бүләк түгел. Әтиләр үзләре гаилә кыйммәтләрен үстерүгә зур өлеш керткән иҗат кешеләрен билгеләп үтәчәк. Шуңа күрә номинантлар ир-атлар, әти буларак үзен күрсәткән кешеләр генә түгел, әниләр, әбиләр, абый-апалар, хәтта балалар да булырга мөмкин. Бүләкләнүчеләр арасында язучылар, рәссамнар, режиссерлар, музыкантлар, блогерлар булачак, дип билгеләп үтте “Әтиләр берлеге” президиумы әгъзасы Алексей Сандригайло. Җиңү яулау өчен, номинантка гаилә кыйммәтләрен үз әсәрләре аша күрсәтә белү кирәк. Аның эшләре кешеләрне гаилә элемтәләрен ныгытуга һәм традицияләрне саклауга рухландырырга тиеш.
Җиңүчеләр 6 номинация буенча билгеләнәчәк: “Әдәби мирас”, «Сәнгать иҗаты”, “Фәнни хезмәтләр һәм тикшеренүләр”, “Музыка һәм бию”, “Кино һәм театр”, “Заманча алым”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар