16+

Камилә Вәлиева Олимпиадада беренче җиңүен яулады!

Камилә үз программасын ялгышуларсыз чиста башкарды. 

Камилә үз программасын ялгышуларсыз чиста башкарды. 

Олимпиадада фигуралы шуу буенча команда ярышлары дәвам итә. Бүген хатын-кызлар кыска программа белән чыгыш ясады һәм якташыбыз Камилә Вәлиева беренче урын яулады. Аның ярдәмендә Россия спортчылары командасы беренче урынга күтәрелде. Әмма алда әле тагын ярышлар. Бүген ир-атлар ирекле программада көч сынашачак. Россия данын кем яклаячагы әлегә билгесез. Кыска программада Марк Кондратюк чыгыш ясады. Ирекле программага да ул чыгар дип көтелә. Команда ярышларында ике программаны ике төрле спортчы тәкъдим итә ала. Камилә ирекле программада да чыгыш ясармы-юкмы икәне шулай ук билгесез. Бәлки аны Александра Трусова яки Анна Щербакова алыштырыр. 
1 урын - Камилә Вәлиева (90.18 балл)
2 урын - Япониядән Вакаба Хигучи (74.73 балл)
3 урын - Канададан Маделин Скиза (69.60 балл)

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading