Казан үзәгендә сугышкан биш егет тоткарланган
Узган шимбәдә Бауман урамында ике компания арасында чыккан ызгышны видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Узган шимбәдә Бауман урамында ике компания арасында чыккан ызгышны видеога төшереп, социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
Казан үзәгендә бәрелештә катнашкан биш кешене тоткарлаганнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бу ялларда Казанда Бауман урамында төшерелгән ызгышның видеосы социаль челтәрләрдән кулланучыларда каршылыклы фикерләр уяткан, берәүләр 90нчы еллар кайтты, дисә, икенчеләре, исләре китмичә, гадәти хәл дип кенә шәрех калдырганнар. Әлеге ызгыш узган шимбәдә кичке сәгать унбердә төшерелгән икән. Бәрелешнең шаһитләре полиция нарядын чакырткан. Урынга килеп җиткән хокук сакчылары биредә 5 кешене тоткарлаган.
Шаһитлар сүзләренчә, яшьләр тиз туклану ресторанына чиратта торганда, нидер бүлешә алмаганнар. Ресторан хезмәткәре кызмача егетләрне тынычландырырга тырышып караган, ләкин әтәчләнгән яшьләрне бу гына туктатмаган, һәм алар арырак Милли банк бинасы янына киткәннәр, анда ызгыш дәвам иткән.
Полиция бүлегендә исә, егетләр бер-беребезгә дәгъваларыбыз юк, дип белдергәннәр. Низагта зыян күрүчеләр ачыкланмаган. Җәмәгать тәртибен бозучыларны административ җаваплылыкка тарту мәсьәләсе хәл ителә.
Фото: видеодан скриншот.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар