16+

Казанның дары заводында чыккан янгыннны сүндерүдә катнашучыларны бүләклиләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, 24 мартта Казан дары заводында янгын сүндерүдә батырлык күрсәткән янгын сүндерүчеләр дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанның дары заводында чыккан янгыннны сүндерүдә катнашучыларны бүләклиләр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, 24 мартта Казан дары заводында янгын сүндерүдә батырлык күрсәткән янгын сүндерүчеләр дәүләт бүләкләренә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.


Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков 3 нче махсус янгын-коткару хезмәткәрләрен, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең Янгын сүндерүдәге кризис хәлләр идарә үзәге хезмәте хезмәткәрләрен Батырлык ордены һәм "Батырлык өчен" медале белән бүләкләүгә тәкъдим итүне әзерләүне йөкләде.

Илларионов Эдуард Вадим улы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 нче янгынга каршы федераль хезмәте махсус идарәсенең 3 нче махсус янгын-коткару каравыл җитәкчесе - Батырлык орденына (үлгәннән соң);
Ибәтуллин Нияз Линмарик улы, өлкән инструктор - Батырлык орденына;
Мигачев Кирилл Владимирович, респираторчы - "Батырлык өчен" медаленә;
Хуҗин Артур Марат улы, респираторчы - "Батырлык өчен" медаленә;
Совенко Владимир Александрович, өлкән инструктор - "Батырлык өчен" медаленә;
Исмәгыйлов Марсель Миргазыян улы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең Янгын сүндерүдәге кризис хәлләр идарә үзәге җитәкчесе урынбасары - "Батырлык өчен" медаленә тәкъдим ителә.

Искәртеп үтик, 24 мартта Казан дары заводының склад бинасында зур янгын чыкты. Һәлакәт урынына эчке эшләр капитаны Эдуард Илларионов җитәкчелегендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 35 нче янгынга каршы федераль хезмәте махсус идарәсенең 3 нче махсус янгын-коткару хезмәткәрләре килеп җитә. Эдуард Илларионов беренче булып янгын сүндерүгә стволны юнәлтә. Янгын сүндерүчеләргә йөкләмә биреп, үзе куркыныч зонага разведкага юнәлә. Шул вакытта шартлау булып, Илларионов җәрәхәт ала һәм ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә барганда гомере өзелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең кыю һәм хәлиткеч эш итүе нәтиҗәсендә янгын сүндерүдә нәтиҗәле чаралар күрелә һәм янгын күпләп кеше үлеменә китерми.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading