Җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина музей ачу теләген тормышка ашырган.
Мәрхүмә җырчы Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина апасының исемен мәңгеләштереп, музей ачкан. Анда җырчының шәхси әйберләре, аның турында китаплар һ.б. урын алган.
"Синең дә, минем дә җаннарыбыз тынычлансыннар иде инде Кояшым! Җаннар өзгәләнүе, йөрәк әрнүе вакыт үтү белән бердә кимеми бит арта гына. Шушы йортың аз гына булса да күнелемә җан тынычлыгы алып килсә иде дип, көн-төн Ходайдан сорыйм!", - дип язган Фирүзә ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Комментарийлар