Күрше республикада урман яна. Татарстанга якынлаша...
Кешеләрне эвакуацияли башланганнар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Кешеләрне эвакуацияли башланганнар.
Марий Эл Республикасында биш гектар чамасы мәйданда урман яна. Урманнан өч километр ераклыкта урнашкан бистәдән, шифаханәдән, бакчачылык ширкәтеннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Марий Эл буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.
19 августта Медведев районында урман янгыны турында көндезге берләр тирәсендә коткаручыларга билгеле була. Бу янгынны әле иртән генә сүндергәннәр, ләкин эссе һава торышы булу сәбәпле, урман кабат яна башлаган.
Янгын Сосновый Бор авылына таба борыла. Авыл халкын эвакуациялиләр, авыл тирәли җирне сукалыйлар. «Бистәне саклап калу өчен 21 кеше һәм биш берәмлек техника барды», — диелә ведомство хәбәрендә. Шулай ук биредәге шифаханәдән һәм бакчачылык ширкәтеннән кешеләрне күчерергә туры килә. 300 ләп кеше янгын зонасыннан эвакуацияләнгән, диелә хәбәрдә.
Чыганак: Интертат
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар