16+

Кул таягыннан мылтык ясап табибны атып үтергән бабай үлгән

2015 елда табибны атып үтереп бөтен Татарстанны шаулаткан Мисбах Сәхәбетдинов вафат.

2015 елда табибны атып үтереп бөтен Татарстанны шаулаткан Мисбах Сәхәбетдинов вафат.

Бу хакта ТР язучылар союзы әгъзасы Фәүзия Бәйрәмова хәбәр итте. Мисбах бабайга 94 яшь булган. Аны Тукай районы Яңа Мусабай авылында җирләячәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Мисбах бабай 4нче шифаханә травматологы Андрей Железновны ясалма коралдан атып үтереп, 4 ел ярым төрмәдә утырып чыкты. Иреккә чыкканда аңа 89 яшь иде. Җинаятен ул табибтан үч алу белән аңлатты. 

Травматолог Андрей Железнов аңа приёмда баш киемен салырга куша. Мисбах бабай колак салмый. Бабайны кабинеттан куып чыгаралар. 8 ел буе ул үпкә саклап йөри. Кул таягыннан мылтык ясый. Табибны иртән эшкә килгәндә сагалап тора һәм атып үтерә.

Табибка үпкә саклаган ир-ат кул таягыннан мылтык ясый, берничә патрон куя. 2014 елның маенда бабай янә табиб-травматологка килә һәм аның бүлмәсендәге өстәлгә кул таягыннан ясалган мылтыгын куеп, аңа атмакчы була. Әмма кулдан ясалган коралы төзек булмау сәбәпле, максатына ирешә алмый.

2015 елның 11 декабрендә 85 яшьлек пенсионер поликлиникага кабат килә. Ул ишек төбендә табибны көтеп торып аның күкрәгенә ата. 52 яшьлек Андрей Железнов урында ук үлә. Мисбах Сәхәбетдинов качмый, полиция килгәнен көтә һәм ни өчен бу адымга баруы турында сөйләп бирә.

Суд пенсионерны гаепле дип тапты һәм 6 ел 3 айга хөкем иткән иде. Гаепле бабай 300 мең сум компенсация дә түләргә тиеш була.
2020 елның июль аенда Мисбах бабай төрмәдән чыкты. Тукай районы Яңа Мусабай авылында гомер иткән. 

Сүз уңаеннан, кул таягыннан ясалган мылтык музей экспонаты итеп саклана, дип яза "Шәһри Чаллы". 
Чаллы табибын атып үтергән Мисбах бабай үзе дә табиблар кулына калган
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading