16+

Кызын көчләүдә шикләнелүчене хатыны аклаган

Татарстанда яшь ярымлык кызын көчләүдә шикләнелгән Сергей Кукушкинның хатыны RT телеканалына булган хәлнең нечкәлекләрен сөйләде.

Татарстанда яшь ярымлык кызын көчләүдә шикләнелгән Сергей Кукушкинның хатыны RT телеканалына булган хәлнең нечкәлекләрен сөйләде.

Республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткәнчә, прокуратура Бөгелмә район суды карарына шикаять белдергән, ул биредә яшәүче бер ир-атны балага карата сексуаль характердагы көчләү эше буенча аклау карары чыгарган.

Хатын-кыз әйтүенчә, ире кызын очраклы рәвештә имгәткән. Шул ук вакытта ир-ат аңа үзе шалтыраткан һәм булган хәл турында сөйләп биргән."Ул миңа шалтыратты һәм барысын да сөйләде. Эштән йөгереп кайткач, ашыгыч ярдәм чакырмавын сорадым, чөнки көчләүдә гаепләүләрен бик яхшы аңлый идем. Ләкин Сергей табибларга үзе шалтыратты ", - дип хәбәр итте ул.

Кукушкинның хатыны Анна билгеләп үткәнчә, медэкспертиза өске җәрәхәтләрне генә теркәгән.

Узган елда 27 яшьлек Сергей Кукушкинны сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кылуда шикләнәләр: җенси органнар җәрәхәтләнү  сәбәпле, кызы хастаханәгә эләккән.

Суд аклау карарын чыгарган. Әмма шәһәр прокуратурасы аның белән килешми.

Шикләнелүче үзе кызына көчләү кулланмавын, ә аңа памперсны алыштырырга теләвен һәм очраклы рәвештә баласын имгәтүен белдергән. Моннан тыш, ул хатыны белән тиргәшүе аркасында ачуы чыкканын сөйләгән. Хатын судта ирен яклап чыккан.

Татарстан прокуратурасы суд карары белән риза булмавын билгеләп үтте.

"Хөкем ителүченең нәкъ менә аек акыл белән эш итүенә бик күп дәлилләр китерелде. Баланың әнисенең дә, чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм фельдшерының күрсәтмәләре дә, ниһаять, гаепләнүченең үзенең сүзләре дә бирелә", - дип белдергәннәр ведомствода.

Анда күрсәтелгәнчә, судта медицина эксперты баланың имгәнүенең очраклы түгеллеген раслаган.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading