16+

Марат Садыйков һәм Сәрия Сабурская 175нче мәктәптә зыян күргән балаларның хәлен белде

Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә өч укучы дәвалана, аларның хәле тотрыклы.

Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә өч укучы дәвалана, аларның хәле тотрыклы.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Республика балалар клиник хастаханәсендә булды. Алар биредә 175нче мәктәптәге атыш вакытында зыян күргән балаларның хәлен белеште.

Омбудсмен һәм министр нәни пациентларның үзләрен ничек хис итүе белән кызыксынды һәм бүләкләр тапшырды.

«Күз алдында үзгәрә, кәефе бөтенләй башка. Аның хәле яхшы булгач, әнисе дә куана», - дип искәртте Сәрия Сабурская бер гаилә белән аралашкан вакытта.

Марат Садыйков мәктәптәге атыш вакытында зыян күргән Дарьяның әнисеннән республика клиникасында дәвалауның барышы белән кызыксынды. «Барысы да яхшы», - дип җавап бирде Дашаның әнисе.

Реклама

Кунаклар балаларга тизрәк терелүләрен теләде. «Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә өч укучы дәвалана, аларның хәле тотрыклы. Әлеге балалар өчен медицина ярдәме күрсәтүнең бөтен комплексы үткәрелә», - дип искәртте хастаханәнең баш табибы Айрат Зыятдинов.

Билгеле булганча, фаҗига булганнан соң оештырылган хөкүмәт утырышында Россия Президенты Владимир Путин анда зыян күргән һәм һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм оештырырга боерган иде.

http://tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading