16+

Минзәләдәге фаҗига: "Очучылар йортлар өстенә төшмәс өчен самолетны сулга борган..."

Очыш ике минуттан да артык дәвам итмәгән.

Очыш ике минуттан да артык дәвам итмәгән.

Район башлыгы Айдар Сәлахов Минзәләдә егылган самолет белән бәйле фаҗигане шәрехләде. Аның сүзләренчә, самолет 9.03 сәгатьтә очып киткән, биеклеккә күтәрелгән. Очыш ике минуттан да артык дәвам итмәгән.

«Нәтиҗәдә экипажның ике әгъзасы һәм 20 кеше — алты инструктор һәм инструкторлар белән бергә сикерергә тиеш булган 14 парашютчы һәлакәткә юлыкты. Әлегә якынча версия буенча, двигательгә кош эләккән яки сул як двигатель эшләми башлаган булырга мөмкин. Очучылар йортлар өстенә төшмәс өчен самолетны сулга борган һәм аэропортка кадәр барып җитәргә теләгән. Самолет очыш полосасыннан 500 метр читтә егылган һәм әйләнеп капланган. 22 кешенең алтысы исән калды, калганнары һәлак булды», — дип сөйләде район башлыгы.

Айдар Сәлахов сүзләренчә, фаҗига урынында барлык авария-коткару хезмәтләре дә оператив эшләгән. «Президент Рөстәм Миңнеханов булып китте, штаб уздырды, фаҗига урынын карадык. Хәзер тикшерү органнары эшли, кайнар элемтә булдырылды», — диде Сәлахов.

Реклама

Шулай ук һәлак булган кешеләрнең туганнарын аэроклуб территориясенә урнаштырачаклар, монда 200 кеше сыя ала. Район башлыгы монда килгән һәр кешене кайнар чәй белән тәэмин итәргә, психологик ярдәм күрсәтергә һәм аэроклуб кунакханәсенә урнаштырырга кушты. Территориядә табиблар да эшли.

«Һәлак булганнарның туганнары киләчәк, бөтен шартлар да булдырылды, барысын да оператив рәвештә оештырачакбыз», — диде район җитәкчесе.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading