16+

Суд юлында йөрергә туры киләчәкме?

Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

Суд юлында йөрергә туры киләчәкме?

Сорауларга адвокат Марат Гайнуллин җавап бирә.

–  Иминият полисымның гамәлдә булу вакыты чыккан. Нәкъ шушы көннәрдә юл-транспорт һәлакәтенә очрадым. Автомобилемне күптән түгел алган идем, ә полис элекке хуҗа исеменә теркәлгән, аның да вакыты чыккан. Бу очракта машинага килгән зыянны суд аша гына каплатып була, диләр. Суд юлында йөрергә туры киләчәкме? Евроберкетмә ни өчен кирәк? 

Артур Мортазин, Казан.

- Машинаның хуҗасы алышынган очракта, бу хакта иминият компаниясенә хәбәр итәргә һәм полистагы мәгълүматларны үзгәртергә була. Яңа хуҗа исеменә полис булмыйча, транспорт чарасына яңа теркәү таныклыгы алу мөмкин түгел. Статистика буенча, илдә һәр бишенче машина ОСАГО полисы булмаган килеш йөри, әле ялган полислар күпме! Димәк, мондый проблема белән күпләр очрашырга мөмкин. Гражданлык кодексының 1064нче маддәсендә әйтелгәнчә, гражданнарга килгән зыянны зарар салучы капларга тиеш.

Димәк, юл һәлакәтенә сәбәпче кешедән суд аша моны таләп итә аласыз. Юл һәлакәтенә гаепле кешенең исем-фамилиясен, адресын, телефон номерын язып алырга кирәк. Аннары бәйсез экспертиза ясап, аңа судка кадәр языла торган дәгъва хаты (досудебная претензия) җибәрегез. Ул акча түләргә ризалашмаса, судка бирергә кирәк. Гаепле кешегә суд чыгымнарын капларга туры киләчәк.
Кайвакыт машина йөртүчеләр махсус рәвештә ялган ОСАГО полисы сатып алалар, хәтта мошенниклар ятьмәсенә эләгү очраклары да бар. Ялган таныклыкны чын дип саталар. Ялган полис белән йөрү страховка булмаганга караганда күпкә куркынычрак.

Ялган полисны куллану – Россия җинаятьләр кодексының 327 маддәсендә каралган җинаять төренә керә. Мондый эшләрнең үзенчәлеге бар: кешене җаваплылыкка тарту өчен, полисның ялган икәнен белгәнен исбатларга кирәк.

Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, аварияләр вакытында 70 процент очракта ЮХИДИ хезмәткәрләре таләп ителми, һәр өченче юл һәлакәтен полиция хезмәткәреннән башка да хәл итәргә була.

Әгәр авариядә һәлак булучылар, имгәнүчеләр юк икән, ике як та үзара килешсә, машиналарга килгән зыян 100 мең сумнан артмаса, ЮХИДИ хезмәткәрләре килгәнне көтмичә, евроберкетмә төзергә була. Аның бланкларын һәрчак үзең белән йөртсәң яхшы. Аларны иминиятләштерү компанияләреннән бушлай алырга мөмкин. Евроберкетмә төзү өчен тагын кирәкле шартлар: юл һәлакәтендә ике машина гына катнашу, ике якның да ОСАГО килешүе булу. Евроберкетмәне ЮХИДИ бүлегенә барып, шулай ук “Помощник ОСАГО” кушымтасы аша электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин.

Әгәр дә документларны рәсмиләштерү кыенлык тудырса, авария комиссарына мөрәҗәгать итәргә була. Алар күпмедер дәрәҗәдә психолог ролен дә үти. Юл һәлакәтен канунга таянып, үз фикерен әйтә, киңәшләрен бирә, тынычландыра. Гадәттә, аларның хезмәтләре түләүле: 500 сумнан башлана. 

Тагын бер яңалык. Машина йөртүчеләрне тану системасы страховкасыз йөргән машина йөртүчеләргә көн саен штраф салырга мөмкин. Аны быел эшләтеп җибәрергә уйлыйлар.  Хокук бозучыларны теркәүче юл камералары база буенча машина йөртүченең иминият полисы булу яки булмавын тикшерәчәк. Әгәр полис булмаса, штраф автомат рәвештә язылачак. Бу көн саен кабатланырга мөмкин.

Шуңа күрә автомобиль йөртүчеләргә полисның гамәлдә булу вакытын игътибар белән күзәтергә киңәш ителә. Әгәр система штрафны ялгыш исәпләсә, аның буенча барлык тиешле документлар булган очракта гына бәхәсләшергә мөмкин.

Сәхифәне Лилия Гайнуллина әзерләде
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading