Питрауда көрәш ярышында җиңүчеләр өчен приз фонды билгеле булды
17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме - "Питрау" узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВРєРСвЂВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВРЎР‚
17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме - "Питрау" узачак.
17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең милли бәйрәме - "Питрау" узачак. Җәй белән саубуллашу һәм керәшен халкының мәдәни үзенчәлекләрен күрсәтү чарасы буларак кабул ителгән бәйрәмнең уен программасы да бик бай. Саллы гына бүләкләр дә каралагна. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, әйтик, ат узышларында җиңү яулаучыларга 20 меңнән алып, 50 мең сумга кадәр акчалата бүләк каралган. Быел шулай ук яңалык та кертелгән - катамараннарда узышу.
Көрәш ярышлары да, гадәттәгечә, киеренке узар дип көтелә. Быел оештыручылар баш батырга автомобиль куймаска булганнар. Ләкин җиңүчеләрне саллы гына акчалата бүләкләр көтә икән. Аерым алганда, ир-егетләр арасында беренче урыннарны алучыларга 100 мең, икенче урындагыларга - 50 мең, өченче урындагыларга - 30 мең һәм дүртенче урында калучыларга 20 мең сум акчалата бүләк эләгәчәк. Өлкәннәр арасындагы көрәш 60, 70, 80, 90, 100 кг.га кадәр һәм 100 кг.нан авыррак булган үлчәүләрдә узачак.
Яшьләр арасындагы җиңүчеләргә 15 мең, 10 мең һәм 5 сум күләмендә бүләк каралган. 2003-2005 елларда туган яшьләр 50, 60, 75 кг.га кадәр, 2006 һәм аннан кечерәкләр 40, 50, 60, 70 к.га кадәр һәм аннан авыррак үлчәүдә көрәшәчәк.
Билбаулы көрәштә мактау пьедесталына эләгүчеләр 10, 7 һәм 5 мең сум күләмендә акча алачак.
Билгеле булганча, моннан берничә ел элек Питраудагы көрәш ярышларында җиңүчеләргә берничә машина куела иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар
1
0
0
Нишлэп яшьлэр арасында 75кг кадэр генэ? Зурлардагы кебек веслар куелмаган???
0
0