16+

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү таныклыгы алу өчен СНИЛС таләп ителәчәк

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү хокукына имтихан тапшырырга рөхсәт алу һәм аннары машина йөртү таныклыгы алу өчен шәхси счетның иминият номерын (СНИЛС) бирергә кирәк булачак.

Россиядә 1 апрельдән машина йөртү хокукына имтихан тапшырырга рөхсәт алу һәм аннары машина йөртү таныклыгы алу өчен шәхси счетның иминият номерын (СНИЛС) бирергә кирәк булачак.

Шул ук вакытта яңалык барысына да кагылмаячак, диелә РФ Хөкүмәте карарында.

Россиядә чит ил дәүләтләренең дипломатик вәкиллекләре һәм консуллык учреждениеләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук РФ Тышкы эшләр министрлыгы каршында аккредитацияләнгән халыкара оешмалар һәм аларның вәкиллекләре хезмәткәрләре машина йөртүчегә кандидат булган очраклар аерым булачак. Моннан тыш, яңа кагыйдәләр СНИЛСлары булмаган Россия гражданлыгы алмаган кешеләргә кагылмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading