Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында гаҗәеп кызыклы бер вакыйга булды
С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Алар беренчеләр иде” концерт-спектакленең премьерасы узды. Кичәдә Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Ренат Еникеев һәм башка татар классикларының әсәрләре яңгырады.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Алар беренчеләр иде” концерт-спектакленең премьерасы узды. Кичәдә Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Ренат Еникеев һәм башка татар классикларының әсәрләре яңгырады.
Концерт-спектакльдә татар композиторларның театр өчен иҗат ителгән әсәрләре уйналды. Исемнәре тарихка кереп калган булса да, аларның кайбер әсәрләре хәзерге вакытка кадәр игътибарсыз калган. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ноталар архивында сакланган парнитуралар билгесез көйләрне яңадан сәхнәдә башкарырга мөмкинлек бирде.
Шуңа күрә тамашачы күпчелек әсәрләрне зур сәхнәдә беренче тапкыр ишетә алды.
Концерт-спектакль икегә өлешкә бүленгән иде. Программаның беренче бүлеге татар композиторы Фәрит Яруллинга багышланган булса, икенче бүлектә исә төрле елларда иҗат ителгән театраль әсәрләр яңгырады.
Беренче өлештә тамашачылар Заһидулла Яруллин, Мирсәид Яруллин әсәрләре белән хозурланды. Оркестр уйнаган көй белән беррәттән, спектакль дә куелды.
Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры артистлары чыгыш ясады. Алар оркестр уйнаган көйгә җыр башкарды.
“Алар беренчеләр иде” концерт-спектакле тамашачыга театр музыкасы дөньясына тулысынча чумарга мөмкинлек бирелде. Барысына өстәп, алар бөек татар композиторлар әсәрләре аша милли музыкаль мәдәниятнең формалашуы турында күзаллау алдылар.
Адилә Илалова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар