16+

“Сайлау участокларында хокук бозулар ачыкланмады, әмма алар булачак”

17 сентября 2021, 12:20
787
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүгеннән Татарстанда 2,8 меңнән артык сайлау участоклары эшли.

Бүгеннән Татарстанда 2,8 меңнән артык сайлау участоклары эшли.

Сайлау участокларында хәзерге вакытта хокук бозу очраклары теркәлмәгән. “Справедливая Россия — Патриоты — За правду” партиясенең төбәк бүлеге Советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Әлмир Михеев шулай дип белдерде.

“Алар булачагына мин ышанам. Алдагы сайлау кампанияләрендәге тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Җитди хокук бозулармы-юкмы икәнен әйтә алмыйм”, - диде ул “Бердәм мәгълүмат үзәге”ндә үткәрелгән матбугат очрашуында.

Билгеле булганча, 17-19 сентябрь көнне Россиядә Дәүләт Думасына депутатлар сайлау уздырыла. Бүгеннән Татарстанда 2,8 меңнән артык сайлау участоклары эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading