16+

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән яңа фән барлыкка киләчәк

Аны 8-11 сыйныф укучыларына укытачаклар.

Аны 8-11 сыйныф укучыларына укытачаклар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңа уку елыннан югары сыйныф укучыларын Ватанны саклау нигезләренә өйрәтәчәк дисциплина кертү турында сөйләде. Яңа фәннең исемен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы «ТатарстанОнлайн» туры эфиры барышында хәбәр итте.

Һадиуллин белдергәнчә, «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» (ОБЗР) дисциплинасы 8-11 сыйныф укучылары өчен булачак. Яңа дәреслекләр эшләнә инде.

Шулай ук министр хәбәр иткәнчә, 9-11 сыйныф укучыларында җәмгыять белеме буенча яңа дәреслекләр, ә 5-9 сыйныф укучыларында тарих буенча яңартылган дәреслекләр барлыкка киләчәк. Шулай ук Татарстан мәктәпләренә хезмәт дәресләре кайтачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading