Татарстан Рәисе Волгоград өлкәсе губернаторы белән телефон аша сөйләшкән
Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлакәткә юлыккан поездда 813 кеше булган, алар арасында балалар да бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Соңгы мәгълүматларга караганда, һәлакәткә юлыккан поездда 813 кеше булган, алар арасында балалар да бар.
Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча республика Хөкүмәте Волгоград өлкәсендәге коллегалары белән Казан - Адлер поезды рельсларыннан төшү нәтиҗәсендә зыян күргән татарстанлылар саны турында тулы мәгълүматларны билгеләү өлешендә актив хезмәттәшлек итә.
Авария булган урында оператив штаб төзелгән. Республика хакимияте барлык ведомстволар белән актив хезмәттәшлек итә.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгълүматны оператив рәвештә ала һәм мәсьәләне шәхси контролендә тота",-дип белдерделәр республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.
Горький тимер юлының соңгы мәгълүматлары буенча, барлыгы 16 кеше хастаханәгә озатылган, шуларның 13е өлкән яшьтәге пассажирлар, 1 бала һәм 2 озатучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар