16+

Татарстанда кайсы һөнәр ияләре бик кирәкле?

Бик кирәкле белгечләргә югары хезмәт хакы вәгьдә ителә. 

Бик кирәкле белгечләргә югары хезмәт хакы вәгьдә ителә. 

Машина йөртүчеләр, инженерлар, табиблар һәм шәфкать туташлары - Татарстанда хезмәт базарында иң кирәкле һөнәрләр. Бу хакта журналистлар белән булган очрашуда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

— Хезмәт базарын өйрәнгәч, иң беренче чиратта, инженерлар, электр — газ белән эретеп ябыштыручылар, машина йөртүчеләр, шулай ук төзелеш тармагындагы һөнәрләр-штукатурчылар, арматурчылар, монтажчылар, ташчылар кирәклеге сизелә. Социаль өлкәдә-табиблар, шәфкать туташлары, мәктәпкәчә белем бирү педагоглары җитми. Шулай ук инженерлар һәм агрономнар иң кирәкле һөнәрләр рейтингында өченче урынны били, — дип билгеләп үтте спикер.

Зарипова Россия хезмәт базары бик тиз үзгәрә дип өстәде. 

— Программистлар җитми. Эш бирүчеләр әлеге вакансияләр буенча килүчеләр аз, дип белдерә, - дип хәбәр итте Зарипова.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading