Казан парклары һәм скверлары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм программасы әзерләде. Бу хакта Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр итә.
«23 февральдә теләгән һәркем үзен янгын сүндерүче ролендә сынап карый, эстафетада катнаша, Xbox уйный һәм супергеройлар турында фильмнар карый алачак», - диелә хәбәрдә.
Җиңү паркында бәйрәм 13.00 сәгатьтә башлана – биредә янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җиһазлары урын алган күргәзмә оештырылачак, кунаклар эстафетада үзен күрсәтә алачак. Теләгән һәркемне солдат ризыгы һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
Казанлыларны шулай ук Горки-Әмәт урманындагы бәйрәмгә дә чакыралар. CUBE контейнер үзәгендә иртәнге 10нан кичке 10га кадәр Xbox приставкасында бушлай футбол уйнарга мөмкин. «Урман» кафесында исә супергеройлар турында фильмнар күрсәтәчәкләр.
Комментарийлар