Ветераннарны Парадта күз карасы кебек саклаячаклар
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк Парадка килгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын медицина хезмәткәрләре күзәтәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәреләчәк Парадка килгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын медицина хезмәткәрләре күзәтәчәк.
Трибуналарга аларны социаль аралык саклап, ике урындык аша һәм саклагыч экран белән әйләндереп утыртачаклар.
-Парадка килүчеләрнең барысының да тән температурасы үлчәнеләчәк. Шулай ук хәрбиләр узачак территорияне дезинфекцияләнәчәк. Битлек белән перчаткадан килү таләбе дә куела, - диде Роспотребнадзорның ТР буенча Идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Ветераннарны бәйрәм чарасына махсус машиналарда алып киләчәкләр һәм бәйрәмнән соң озатып куячаклар. Шулай ук Парад вакытында “ашыгыч ярдәм” машиналары һәм ике медицина пункты дежур торачак.
Билгеле булганча, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Парад, пандемия нәтиҗәсендә күчерелгән иде һәм ул 24 июньдә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар