16+

20 меңне алырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлады

Кризиска каршы чаралар кысаларында, "Балалары булган гаиләләргә дәүләттән өстәмә ярдәм чаралары турында"гы Федераль Закон нигезендә ана капиталының 20 меңен кулга алырга рөхсәт ителде.

Кризиска каршы чаралар кысаларында, "Балалары булган гаиләләргә дәүләттән өстәмә ярдәм чаралары турында"гы Федераль Закон нигезендә ана капиталының 20 меңен кулга алырга рөхсәт ителде.

Бу ярдәм бары 2015 елның 31 декабренә кадәр туган балалар өчен генә каралган. Моңа кадәр сертификат алып, ана капиталын тулысынча кулланырга өлгермәүчеләр дә әлеге 20 меңне алырга хокуклы. Татарстан буенча Россия Пенсия фонды идарәсенең Совет районы бүлекчәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган 20 меңне алу өчен шушы көннәрдә гаризалар кабул ителә башлады. Документларны 2016 елның 31мартыннан да калмый теркәлү буенча Пенсия фондына тапшырырга кирәк. Гаризада СНИЛС номеры, ана капиталы сертификатының сериясе номеры күрсәтелә. Шулай ук үзең белән паспорт, банктан исәп счетыңның реквезитлары турында белешмә алырга кирәк. Шул исәп счетына ике ай эчендә 20 меңне күчерергә тиешләр. Әлеге акчаларны гаилә теләгән максатында файдалана ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading