16+

Акчаларын банкта саклаучылар өчен салымның күләме үзгәрә

Россиядә кертемнәрдән кергән керемнәре 210 мең сумнан артык булган кешеләргә салым салыначак.

Россиядә кертемнәрдән кергән керемнәре 210 мең сумнан артык булган кешеләргә салым салыначак.

Аны 2025 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк булачак.

Үзәк банк 25 октябрьдә узган утырышта төп ставканы 19% тан рекордлы 21% ка кадәр күтәрде. Шуның аркасында кертемнәр буенча процентлардан салым түләүчеләр өчен салынмый торган база күләме дә үзгәрде.

Шулай итеп, салым базасы быел үзгәрмәячәк, чөнки 1 декабрьгә кадәрге максималь ставка исәпкә алына.

Банкта сакланучы акчалардан мондый керем алу өчен, депозитта 1,1 млн сумнан артык акча булырга тиеш, әмма бу сан һәркем өчен индивидуаль һәм банк шартларына бәйле рәвештә аерыла, дип яза «Известия» басмасы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading