16+

Актриса Рамилә Искәндәрне наркотиклар белән тоткарлаганнар

«Ул хәтта алкоголь дә эчми иде!» Актрисаның якыннары аны 2 килограмм мефедрон белән тоткарлауга шаккаткан.

«Ул хәтта алкоголь дә эчми иде!» Актрисаның якыннары аны 2 килограмм мефедрон белән тоткарлауга шаккаткан.

Россиянең атказанган артисткасы Рамилә Искәндәрнең машинасында ике килограммга якын мефедрон һәм бер-ике грамм кокаин тапканнар. Хәзер артистка кулга алынган, аның эшен Пенза өлкәсе тикшерү комитеты тикшерә. Танышлары сүзләренчә, күптән түгел актрисаның финанс кыенлыклары башланган – әнисе каты авырып киткән, аны дәвалау өчен акча кирәк булган. Сөйләүләренә караганда, Рамилә фатир саткан һәм дусларыннан ярдәм турында сораган.

“Ул Мәскәүдән Чиләбегә кайтты, элекке танышларыннан аларда яшәп торырга сорады” дип искә ала хатынның дуслары. Шуңа да карамастан, аның наркотиклар сатуга катнашына ышанмыйлар. Мондый кыенлыклар да аны җинаять кылырга этәрергә тиеш түгел иде, диләр. “Ул юкка гына Россиянең атказанган артисткасы түгел, Рамилә бу исемгә һичшиксез лаек. Аңарда беркайчан да "йолдызлылык" чире һәм байлыкка омтылу булмаган.

Актриса 10 яшьлек улын үзе генә тәрбияли. Баланың әтисе турында берни билгеле түгел. Дуслары сүзләренчә, Рамилә баланы бик нык ярата. “Укыган вакытта ул хәтта алкоголь дә эчмәде. Гәрчә тулай торакта ул вакытта күпләр эчә иде. Хәтта аның әнисе белән шундый авыр хәл булса да, ул наркотиклар сата алмас иде” ди танышлары. 

Хәзер бу эшне тикшерү комитетына ачыкларга туры киләчәк. Тыелган матдәләрне законсыз сату турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепләнгән очракта артистка 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
msk.kp.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading