16+

Алимент түләмәс өчен юыну бүлмәсенә качкан

Зәйдә яшәүче бер ир-ат 10 яшьлек улы өчен алиментын түләмичә инде бер елга якын суд приставларыннан качып йөргән.

Зәйдә яшәүче бер ир-ат 10 яшьлек улы өчен алиментын түләмичә инде бер елга якын суд приставларыннан качып йөргән.

Түләнмәгән алименты да 150 мең сумга җиткән. Нәтиҗәдә, суд приставлары барыбер аның эзенә төшә алганнар. Күршеләре хәбәр иткәч, ир-атның фатирда икәнен белгәннәр. Бар бүлмәләрне дә эзләп чыкканнан соң, качкан ир-атны юыну бүлмәсеннән тапканнар. Хәзер ул 150 меңне түләүдән тыш 60 сәгатьлек мәҗбүри эшләр дә башкарырга тиеш. Ир-атка карата җинаять эше ачылган. Әгәр ул акчаларны түләмәсә, бер елга ирегеннән дә мәхрүм ителүе бар.

Татарстанның Баш суд приставы матбугат үзәге тагын бер очрак турында  хәбәр итте. Авиатөзелеш районы суд приставлары 430 меңнән артык алименты җыелган кешене тоткарлаганнар. Бу ир-ат ике баласы өчен алимент түләүдән качып йөргән. Суд приставлары аны Питрәч районында машинада барганда тотканнар. Закон нигезендә, шунда ук машинасын стоянкага җибәргәннәр, үзен административ җаваплылыкка тартканнар.

Суд аңа 100 сәгать мәҗбүри эшләр билгеләгән. Моннан тыш ир-атның йөк машинасына да арест салынган. Машинаны кире кайтару өчен ир-атка алиментның 283 меңен түләргә туры килгән. Транспортны йөртү хокукын кайтару өчен ул бурычының калган өлешен дә түләргә вәгъдә иткән.
Билгеле булганча, алимент түләмәүчеләр белән көрәштә суд приставлары закон тарафыннан рөхсәт ителгән барлык алымнарны да кулланалар: бурычлы кешенең шәхси милеген тартып алырга, хезмәт хакыннан акчаны тотып калырга, күчемле һәм күчемсез милекне теркәүдә чикләүләр кертергә мөмкиннәр. Шулай ук алименты 10 мең сумнан арткан кешеләр чит илгә чыга алмый, аларга транспорт чарасын йөртергә дә рөхсәт ителми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading