Социаль челтәрдә танылган спортчы яулыктан мәчеттәге фотосын урнаштырган.
Танылган спортчы Алинә Заһитова 9 май көнне "Кол Шәриф" мәчетендә төшерелгән фотосын урнаштырган. Алинә сурәттә яулыктан. Шуңадырмы, спортчының җанатарлары кыз кияүгә чыгарга җыена, ә бәйрәм көнне аның никахы булган дип фаразлаган. Икенче берәүләр исә Алинә Заһитова мондый зур вакыйганы яшереп калдырмас иде, дигән фикердә.
Фото: Алинә Заһитованың телеграм-каналыннан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар