16+

Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар шатлыклары белән бүлеште

Җырчыларның 5 ноябрьдә гаиләләре ишәйгән.

Җырчыларның 5 ноябрьдә гаиләләре ишәйгән.

Алмаз һәм Зөлфирә Мирзаяновлар кичә, 5 ноябрь көнне 23 сәгать 10 минутта тәүге тапкыр әти-әни булган. Артистларның кызлары туган. 

"Роддом тирәли әйләнеп, тәрәзәдән күзләп, малаймы-кызмы дип белешеп йөргән вакытларның да үз романтикасы булгандыр ул! Хәзер бөтенләй башка замана! Минуты, секунды белән бөтен мәгълүмат килеп тора. Мин аңыма да килеп бетмәдем, күпме котлаулар килә! Зур рәхмәт сезгә, якыннарыбыз!"- дип язган Алмаз Мирзаянов. 

Яшь әти-әнине без дә тәбриклибез! Сәламәт, бәхетле бала булсын! 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading