16+

Әниләр елый: Түбән Тагилда йорт шартлаганнан соң коткару эшләре бара

Түбән Тагилда гадәттән тыш хәл килеп чыккан. 1 август көнне якынча 11.40 сәгатьтә Себер урамында биш катлы торак йортның подъезды ишелеп төшкән.

Түбән Тагилда гадәттән тыш хәл килеп чыккан. 1 август көнне якынча 11.40 сәгатьтә Себер урамында биш катлы торак йортның подъезды ишелеп төшкән.

Хәзер әлеге урында барлык ашыгыч хезмәтләр эшли. Хәрәбәләр астыннан кешеләрнең кычкырган тавышлары ишетелә. Йорт тирәсенә бик күп кеше җыелган. 

Шартлау якынча 11.40 та булган, дип хәбәр итә фаҗигагә шаһит булган кешеләр.

– Үз бүлмәмдә идем. Дулкын безнең йорт аша үткәнен, түшәмнең һәм идәннең калтырап китүен сиздем,- дип сөйләгән «КП-Екатеринбург» басмасына күрше йортларның берсендә яшәүче Марат.  Башта бу безнең өйдә нәрсәдер шартлады дип уйладым. Урыныннан кузгалырга да курыктым. Аннары күрше бүлмәдәге энем кычкырып җибәрде. Мин үз бүлмәмнән чыктым, күрсәм, янәшәдәге йорт җимерелгән.

– Әлегә хәрәбәләрне аралау, җыештыру бара. Алар арасыннан ике сабыйны чыгарганнар. Алар исәнме, юкмы-билгесез. Аларның берсенә өч ай тирәсе,-дип сөйләгән «КП-Екатеринбург» ка вәзгыять белән таныш чыганак.

Күршедәге 183 нче балалар бакчасында хәбәр итүләренчә, балалар һәм хезмәткәрләр арасыннан беркем дә зыян күрмәгән.

- Шартлау якынча 11.45 тә булды. Бакчада беркем дә зыян күрмәде, - дип сөйләгәннәр Себер урамы, 81 йорт янында урнашкан 183 балалар бакчасында. - Торак йортның бер подъезды тулысынча җимерелгән. Ашыгыч ярдәм дә, янгын сүндерүчеләр дә урында. Өемнәр астыннан кешеләрне чыгаралар.

13.15 кә гадәттән тыш хәлләр министрлыгында рәсми рәвештә 1 һәм 2 подъездның ишелүе турында хәбәр иттеләр.

- Янгын сүндерү-коткару бүлекчәләре хәрәбәләрне чистарта. Урынга Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча Баш идарәсенең аэромобиль группировкасы бара, - дип өстәгәннәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. - Биш катлы күпфатирлы йортта газ шартлаган, шунлыктан подъезд ишелеп төшкән. Янгын чыкмады.

Түбән Тагилдагы шартлауда зыян күрүчеләр саны тугызга кадәр арткан, алар арасында биш бала, дип хәбәр итте гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading