16+

Артур Зөлкәрнәевны уникаль нәтиҗәсе белән котлыйбыз!

Хәбәр иткәнебезчә, Казахстанның Астана шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Россия җыелмасы биредә беренче урынны яулады.

Артур Зөлкәрнәевны уникаль нәтиҗәсе белән котлыйбыз!

Хәбәр иткәнебезчә, Казахстанның Астана шәһәрендә билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Россия җыелмасы биредә беренче урынны яулады.

Татарстан көрәш җәмәгатьчелегенә яхшы таныш Артур Зөлкәрнәев өчен шатланып куйдык әле. "Башинформ" язганча, Артур 82 кг.га кадәр чыгыш ясап, классик стильдә беренче урынны яулаган һәм җиденче тапкыр дөнья чемпионы булып танылган. Аны үзенең телеграм-каналында Башкортстанның спорт министры Руслан Хабибов котлаган. Татарстан ярышларында озак еллар Теләче командасы данын яклаган Зөлкәрнәевны без дә котлыйбыз!

Язганыбызча, Татарстан көрәшчеләре бу юлы бер генә алтын медаль яулый алды. Классик стильдә Чистай көрәшчесе Илнар Закиров алтын медаль яулаган. Ирекле стильдә Егор Кулемин 3нче урынны яулаган. Ә менә Россиянең иң данлыклы билбаучысы, 8 тапкыр дөнья чемпионы Габдеҗәлил Сөләйманов әлеге бәйгедә 2нче урынны яулаган. Тимур Латыйпов исәбендә шулай ук бронза медаль. Диләрә Латыйпова исәбендә шулай ук бронза. Классик стильдә Алексей Абрамов белән Эльдар Хәмитов исәбендә 3нче урын һәм бронза медальләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading