16+

Әти кеше балаларын алып качкан

Казанда яшәүче ир, хатыны белән аерылышканнан соң, балаларын алып Кырымга киткән.

Казанда яшәүче ир, хатыны белән аерылышканнан соң, балаларын алып Кырымга киткән.

Югыйсә, суд карары нигезендә сабыйлар әниләре белән яшәргә тиеш булган. 

Казанның Киров районы суд приставлары ирнең Кырымга киткәнен ачыклый һәм эзләү эшләрен алып бара, дип хәбәр итә Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте. Баксаң, балаларның кем белән яшәргә тиешлеге турында суд эшләре барган вакытта ук ир кеше балаларын алып Кырымга киткән икән.

Казан приставлары Кырымдагы хезмәттәшләре белән элемтәгә чыга. Балаларны әниләренә кайтарырга кирәклеге турында йөкләмә җибәрәләр. Ир кешенең балаларны кайда яшереп тотуы да ачыклана. Тиздән хатын Кырым Республикасына килә, приставлар ярдәмендә балаларны алуга ирешә. Хәзер балалар әниләре белән яшиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading