16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 24 декабрьгә кадәр эшли

Казанда ярминкәләр сәгать уннарга инде шактый сыеклана. Чөнки базар әле таң атканчы ук гөрли башлый.

Казанда ярминкәләр сәгать уннарга инде шактый сыеклана. Чөнки базар әле таң атканчы ук гөрли башлый.

"ТАТМЕДИА" агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов та, ризыкларның иң тәмлеләре иртәнге якта, дип, шәһәр халкын йокламаска чакырды.

- Авыл уңганнары шәһәргә иртәнге өчкә килеп җитә, биштә сата да башлыйлар,-диде ул.
Борчылырга кирәкми, әлбәттә. Көзге ярминкәләр 24 декабрьгә кадәр һәр шимбәдә эшли. Авыл хезмәтчәннәре һәм агропредприятиеләр Казанның һәр районында, шулай ук "Яңа Тура" базарында сәүдә итә. Чаллыда сәүдә Сарман трактында, Галиәскар Камал исемендәге бульварда һәм "Южный" агросәнәгать паркында үткәрелә. Кече шәһәрләр һәм районнар үзәкләре дә җирле ярминкәләр оештыра.

- Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - мөһим социаль проект. Продукция сәүдә челтәрләрендәгедән 20-30 процентка арзанракка сатыла. Кибетләр, мәсәлән, шикәр комы бәясен 15 сумга кадәр киметергә мәҗбүр булды, чөнки, ярминкәдә аның килограммы 44 сум,-дип сөйләде Николай Титов,- бәрәңгенең килограммы 10 сум иде. Күрше-тирә өлкәләрдән килеп, 15 сумнан сата башлагач, без дә бәрәңгенең килограммын 12 сумга куярга булдык. Бәрәңге, шикәр комы, карабодайга ихтыяҗ зур. Карабодай да, башка продукция дә мулдан. Ярминкәләрне карап-күзәтеп йөрим. Сәүдәдә тәртип катгый саклана, зыялылык хөкем сөрә. Авыл егетләре: "Апай, җаның ни тели, шуны китерәбез",-дип, гөрләтеп сәүдә итәләр.

Дуңгызларда Африка үләте авыруы күзәтелү сәбәпле, Чүпрәле, Буа, Апас һәм Кайбыч районнарында дүрт көн дәвамында карантин булган.
- Дуңгызларда авыру таралмасын өчен җитди дезинфекция чаралары күрелә. Ярминкәләргә ит-сөт продуктлары ветеринария лабораториясе тикшерүеннән соң гына чыгарыла, - диде Николай Титов.

Казан белән Чаллыда быелның 10, 17, 24 сентябрьләрендә һәм 1 октябрьдә үткәрелгән ярминкәләрдә инде 246,3 миллион сумлык продукция сатылган.
- Ярминкәләргә килүче агропредприятиеләрнең, фермерларның, йөк машинасында яки җиңел автомобилдә булсыннармы, юл чыгымнары түләнеләчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов вәгъдә бирде. Аерым кешеләр дә үзләре карап үстергән малларының итләрен ярминкәләргә килеп рәхәтләнеп сата ала. Моның өчен районда исемлеккә язылырга һәм ветеринария белешмәсе кирәк, - диде Николай Титов.

Татарстан Президенты теләктәшлегендә Казан районнарында авыл хезмәтчәннәре өчен сәүдә чатырлары төзелә. Яңа Савин районының Лаврентьев урамында мондый мәйдан эшли инде. Дәрвишләр бистәсендәге корылма тәмамланып килә. Ярминкәләрдән аермалы буларак, агропредприятиеләр һәм фермерлар чатырларда көн саен сәүдә итә. Чатырлар авыл хезмәтчәннәре, арадашчылардан азат рәвештә, турыдан-туры үзләре иркенләп сату итсен өчен төзелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading