Татарстан Президенты башлангычында республикада 2012 елдан авыл җирлекләрендә мәдәни-җәмәгатьчелек үзәкләре төзү программасы да гамәлгә ашырыла. Теге яки бу авылдагы халык санына карап, биналар 50, 100, 200 һәм 300 урынга исәпләнеп төзелә. Әлеге бинага клуб белән бергә китапханә яки фельдшер-аккушерлык пункты да урнаша. Кайбер биналарга клубы да, китапханәсе дә һәм ФАП та сыя.
div>
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналҗ хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров әйткәнчә, 2012-2017 елларда республикадагы авылларда яңа 257 клуб ягъни күп функцияле үзәк сафка бастырылган. Шушы эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 2 617,96 миллион сум акча тотылган.
Республикада авыл клубларын капиталь төзекләндерү программасы да бар. Өч ел эчендә 114 мәдәният учреждениесе комплекслы яңартылган. Быел капиталь ремонт исемлегенә 42 авыл клубы алынган, шуларның күбесендә төзекләндерү эшләре тәмамлан.
Комментарийлар