16+

Бала вакытта бер-береннән аерылган ике бертуган кыз табышканнар

Бертуган апалы-сеңелледә бер үк исем: алар күп еллардан соң табышканнар. Бу гаҗәеп тарих 90 нчы елларда  Красноярск краенда башланып, хәзер Мәскәүдә тәмамланган, дип яза «КП – Красноярск».

Бертуган апалы-сеңелледә бер үк исем: алар күп еллардан соң табышканнар. Бу гаҗәеп тарих 90 нчы елларда  Красноярск краенда башланып, хәзер Мәскәүдә тәмамланган, дип яза «КП – Красноярск».

Күптән түгел «Жди меня» программасына бер кыз мөрәҗәгать иткән. Дарья Угрюмовага 29 яшь, ул социаль челтәрдә менеджер булып эшли, Мәскәүдә яши. Әмма бала вакыты Себердә узган.

Кызны әнисе Татьяна үстергән. Әтисе гаиләдән киткән. Дашага 11 яшь булганда, әнисе үлә. Кыз берүзе кала. Башта туган тиешле апасы ала аны. Тик үзенең дә балалары күп була. Авыр вакытлар бу. Шул рәвешле Даша балалар йортына килеп эләгә. "Нишләп әти үзенә алмагандыр, белмим. Ул каядыр  Пермь якларында яши. Мин балалар йортыннан киткәндә очраштык без. Бер елдан ул да вафат булды. Туган тиешле апа миңа, синең сеңлең бар, ул Красноярскида, дип әйтә иде.
Аның да исеме Даша кебек. 
Әни аңардан бала тудыру йортында ук баш тарткан. Әти янда булмагач, ике баланы үстерә алмаган булыр иде ул. Әнигә шулай яхшырак булыр дигәннәр. Әни аны эзләп табарга һәм үзенә алырга теләде", - дип сөйләгән ул. 
Даша сеңлесен «Жди меня» тапшыруы аша эзләргә булган.  Икенче Дарья Угрюмованы тапканнар. Тик башта, ул биш ел психиатрия клиникасында булган, аны анда суд карары буенча җибәргәннәр дигәннәр. Журналистлар интернатта эшләгән, кечкенә Дашаны белгән психологны эзләп тапканнар.
- Мин Даша белән аңа 10 яшь булганда таныштык, - дигән Николай Щербаков. – Ул балалар йортыннан соң Канск шәһәренә китте. Элемтә югалды. Һәм кинәт ул  психиатрия клиникасыннан шалтыратты. Нәрсәдер алып килергә кушты. Очраштык, аңа галлюцинация вакытында кулланыла торган уколлар кадаганнар иде. Башта үзенә охшамган иде. Хәзер бөтенләй башка. Ул миңа барысын да сөйләде. Документлар күрсәтте. Чәчләр үрә торырлык ул сөйләгәннәрдән. 
Интернаттан соң штукатурчылыкка укыган. Бервакыт танышы үзеңне опекага алуларын телисеңме дип сорый. Биш баласы, ике кибете, машинасы, коттеджы бар икән аны опекага алучының. Гаиләдә буласы килү теләге белән кыз ризалаша. 

Шул рәвешле Светлана белән таныша. 18 яше тулгач, опекуны ялган күрсәтмә белән аны биш елга  психбольницага урнаштыра. 2017 елда аны аннан чыгаралар. Апасы аны яңарак кына эзләп таба. Яңа ел алды могҗизасы була бу. 
Хәзер апалы-сеңелле Мәскәүдә яшиләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading