16+

«Аңа әни дә, апа да бул…»: соңгы сүзләр йөрәгемдә калды

Бу хатны яза башлаганда мин яшь, тормыш тәҗрибәсе булмаган яшь хатын идем.

«Аңа әни дә, апа да бул…»: соңгы сүзләр йөрәгемдә калды

Бу хатны яза башлаганда мин яшь, тормыш тәҗрибәсе булмаган яшь хатын идем.

Хәзер инде гаиләм, балам, йортым бар. Тик күңел тынычлыгы гына җитми… Үткәннәр һаман да тынгылык бирми.

Абыем Марсель белән кечкенәдән үк гел талашып үстек. Ул ялка булды, йорттагы күп эшләр минем җилкәдә булды. Шуңа күрә аңа карата усаллык үскәннән үсә барды. 

Армиядән кайтып җирле хуҗалыкта эшли башлагач абый Сәлимә исемле кыз алып кайтты. Тыйнак, аз сүзле, дини кыз иде ул. Әмма мин аны кабул итә алмадым. Телләшеп, хәтта елатып та бетердем. Ул исә беркайчан да зарланмады, абыйга да бер сүз әйтмәде.
бер елдан соң буйга узды. Бу хәбәрне миңа иң беренчеләрдән булып үзе әйтте.
Тиешле вакыт килеп җиткәч аны бала табарга алып киттеләр. Икенче көнне малай тууын хәбәр иттеләр. Тмабиб мине аның янына чакырды.

Палатага кергәч, киленебезне танымый да калдым — ап-ак, хәлсез. Көчкә генә сүзләрен әйтә алды. 

— Сине үз сеңлем кебек яраттым, — диде ул, елап. — Абыеңа баламны карарга булыш инде… Аңа әни дә, апа да бул…

Шуннан соң мин берни хәтерләмим. Киленебез шул ук көнне вафат булды. Аның үлеменнән соң тормышыбыз бөтенләй үзгәрде. Әни белән мин баланы үзебез тәрбияләдек. Ә абый эчүгә сабышты…

Еллар узды. Мин гаилә кордым. Кайсы гына табибка күренмәдем, балабыз булмады. Киленне нык рәнҗеткәнгә, гөнаһлы булуым өчен Ходай мине сынагандыр. Шул телләшүем, усаллыгым аркасында кешене рәнҗеттем. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading