Хәзер балалар тарихыбызны, бигрәк тә татар халкының килеп чыгышы турында күбрәк беләчәкләр. «Татармультфильм» берләшмәсе, Татар балалар нәшрияты белән берлектә, укыту һәм массакүләм тарихны өйрәтү максатында, «Татарларның килеп чыгышы» дигән ролик төшерде.
«Татарларның килеп чыгышы» дигән тәүге ролик - инновацион тарихи циклның башлангычы, беренче карлыгачы. Бу цикл укучыларга Татарстан тарихы һәм мәдәнияте турында тулырак белем бирү максатын күздә тота һәм киң аудиториягә адресланган.
«Татарларның килеп чыгышы» анимацион ролигы, татар халкының һәм дәүләтчелегенең формалашуын Алтайда хун дәүләтенә нигез салынудан башлап, Идел буенда Казан ханлыгына кадәрге данлы юлын үтемле итеп күрсәтә.
Ул чын тарихи фактларга һәм вакыйгаларга нигезләнгән. Ролик өч телдә эшләнгән: русча, татарча, инглизчә. Мәгълүматлар тулы һәм төгәл булсын өчен, бу бик кирәкле һәм бик вакытлы эшкә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының абруйлы галимнәре җәлеп ителде.
«Татарларның килеп чыгышы» видеоролигы беренче тапкыр Казанда 31 майда яшьләргә күрсәтелде.
«Татарларның килеп чыгышы» анимацион видеоролигы белән историятатарстана.рф порталында танышырга була.
Оксана Круглова, «Татармульфильм» матбугат үзәге хезмәткәре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар