16+

Балаларның мәдәни көндәлектән аерыласы килми

Мәдәният министрлыгында "Укучының мәдәни көндәлеге" җиңүчеләрен тәбрикләделәр. "Культурный флешмоб", һәм "Каникулы с пользой" дигән конкурсларда катнашу өчен 250 дән артык гариза килгән.

Балаларның мәдәни көндәлектән аерыласы килми

Мәдәният министрлыгында "Укучының мәдәни көндәлеге" җиңүчеләрен тәбрикләделәр. "Культурный флешмоб", һәм "Каникулы с пользой" дигән конкурсларда катнашу өчен 250 дән артык гариза килгән.

"Культурный флешмоб" Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелде. Катнашучылар Тукай әсәрләрен һәм үз шигырләрен укып яздырган видео язмаларын юлладылар. Сабадан 1 нче сыйныф укучысы Зилә Гыйззәтуллинаның "Каникулы с пользой" дигән иншасы конкурста җиңүче булды", - ди "Татмультфильм" студиясенең генераль директоры Азат Ганиев.

"Культурный флешмоб"та Бөгелмәдән Ярамир Игошин, Әлкидән Салават Әһлиуллин, Чистайдан Олеся Ермакова җиңү яулады.

Азат Ганиев җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Сабада бухгалтер булып эшләүче Энҗе белән Илназ Гыйззәтуллиннар кызлары белән бергә төрле мәдәни урыннарга экскурсияләр оештырганнар. Бергәләп фотоларга төшеп, аларны сайтка элеп барганнар.

Әлеге конкурс турында Зилә: "Мин көндәлегемнең русча өлешен язып тутырдым, татарчасына да шактый язылды. Миңа Габдулла Тукай, Каюм Насыйри музейларына, Болгарга, Милли китапханәгә, Казан Кремленә сәяхәт бик ошады. Мин шулардан алган тәэсирләремне инша итеп яздым. Мондый сәяхәтләр бик кирәк. Алар безгә белемле, культуралы булып үсәргә ярдәм итә", - дип сөйли. Кызның 3 нче сыйныфта укучы апасы Зилә дә: "Минем бу мәдәни көндәлектән аерыласым килми", - ди.

"Мәдәни көндәлек" буенча тагын яңа конкурс игълан ителә. Анысында җиңүчеләр дә бүләкләргә ия булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading