Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби Илья Зәйнетдиновның улы туган.
Скопировать ссылку
Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби Илья Зәйнетдиновның улы туган.
Бу хакта "Минзәлә" район газетасы хәбәр итә. 10 гыйнвар көнне әнисе белән улын бала тудыру йортыннан Ильяның бергә хезмәт иткән хәрби дуслары каршы алган.
Нарасый Раштуа алдыннан, ягъни 6 гыйнвар көнне Яр Чаллы бала тудыру йортында дөньяга аваз сала. Һәм 10 гыйнвар көнне кечкенә Михаил өенә кайткан. Хәрбинең улын тантаналы шартларда туганнары, әтисенең хәрби хезмәттәшләре белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, «Ялкын» яшьләр үзәге директоры Ирина Михайлова, дуслары, волонтерлар каршы алган.
МХОда катнашкан Илья баласының тууына бер ай кала яу кырында һәлак була.
Комментарийлар